Биектау үзәк мәданият йорты янындагы бакчада 8 июль көнне “Мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу чарага районның 13 гаиләсе чакырылган иде. Араларында 10 гаилә 50 һәм 55 ел бергә тату һәм тигез яшәүчеләр, 2 гаилә 60 ел яшәүчеләр - Бөреле авылынан Шиһаповлар һәм Шәпше авылынан Сидоровлар, һәм медаль белән бүләкләнүчеләр Усады авылыннан Назаровлар гаиләсе Валерий Фридрихович һәм Дания Мәгъсүм кызы чакырылганар иде.
Бик күп матур теләкләр әйтелде Биектау районының башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов, мәданият җитәкчесе Лилия Борһанова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина тарафыннан. Котлаулар концерт номерлары белән аралашып барды. Кунакларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бу көнне авыл җирләкләрендә дә шушы көнгә багышлап бәйрәм чаралары үтте.