2016 елның 8 июлендә Арча ГХАТ бүлегенен тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.
Ринат Алмаев һәм Фирая Батршина гаиләсенә бүген “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды. Иңне иңгә куеп, 50 ел буе бу гаилә балалырына, район халкына үрнәк булып яши. Үзләренең алтын туйларын бәйрәм иткән Радик һәм Рауза Кәримовлар, Фәрит һәм Гөлфия Салиховлар, сапфир туйларын бәйрәм иткән Николай һәм Саҗидә Бламыковлар гаиләләре бүген ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын куеп, балалары, туганнары, җирлек башлыклары, эшләп лаеклы ялга чыккан оешмалар җитәкчеләреннән котлау сүзләрен, бүләкләр кабул итеп, Рәсих Галимҗанов, Екатерина Хадиева башкаруында җырларга кушылып җырлап, бәхетле яшәү серләре белән уртаклаштылар.