8 нче июль - Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне

2016 елның 9 июле, шимбә

Бәйрәмнең нигезендә, гаиләдэ бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык  хисе тәрбияләү ята. Шушы истәлекле көндә Саба муниципаль районының Өч Нарат авылында районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннәт улына һәм Мансура Тимергали кызына тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Шәрәфиев Т.Г., ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И., Иске Икшермә авыл советы җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Н.Н., балалары, туганнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International