2017-нчы елның 25-нче апрелендә Актүбә бистәсе администрациясенә яшь парлар яңа туган балалары белән чакырылды. Бу чара гаилә айлыгына багышлана. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистә башлыгы Роза Алмас кызы Галеева гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләп, Татарстан Республикасы Президентның котлавын кечкенә сабыйларның әти-әниләренә тапшырды. Аннары бергәләп истәлекле фотога төштеләр.
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 17 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр.
Бүген «Березка» Лаеш балалар бакчасында «Язгы яхшылык атнасы» кысаларында ГХАТ хезмәткәрләре «Гаиләбез белән укыйбыз» фотоконкурсына йомгак ясадылар. Ярышта җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр
hәм фотосүрәтләр, ә калган балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырыл-ды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагитова хезмәттәшләренә ГХАТ органнары тарихы системасы турында сөйләде.
«Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында һәм гражданнарда ЕСИА язмасын алу кирәклегендә кызыксыну уяту, дәүләт порталы аша электрон хезмәтләр күрсәтүен популярлаштыру сәбәпле, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белән Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең укучылары өчен әңгәмә үткәрелде. Гади электрон имза белән электрон гариза бирүгә аерым игътибар бирелде. Балаларга видеоролик күрсәтелде.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан районыбызның сугыш ветераннарына, сугыш толларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм бүләклерен өләшәләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмадылар. Котлау хаты һәм бүләкне Прасковья Ивановна Борисовага тапшырдылар.
1 нче апрельдән Татарстанда “Эко весна 2017” дип аталган акция башланды. Ике ай буена бу юнәлештә эш алып барылачак. Минзәлә районында атна саен шимбә көнне субботниклар, атна уртасында санитар көннәр үткәреләчәк. 14 апрель һәм 24 апрель көннәрендә уткәрелгән субботникларда башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә ГХАТ бүлеге хезмәткәре Галиева Ләйсән катнашты.
Анда 10 гаилә пары катнашырга теләк белдерде. Аларның туй фоторәсемнәре “Тәтеш таңнары” сайтында урнаштырылган. Җиңүчеләрне дүшәмбе көнне бүләкләү булды.
34 ел бергә гомер иткән тәтешле Людмила һәм Николай Глазковлар редакциядән тамашачы мәхәббәте призын (гәҗит сайтында тавыш бирү нәтиҗәсе буенча) алды. ЗАГС коллективы төрле номинацияләрдә җиңгән өч парны билгеләде һәм бүләкләде. Любовь һәм Сергей Протасовлар “Иң көяз” номинациясендә иң яхшылар булды, “Иң күтәренке рухлылар” титулы Мәдинә һәм Ильяс Акчуриннарга насыйп итте, Надия һәм Расих Ваһаповлар “Иң язгы” дип танылдылар.
Шушы көннәрдә Спас районның тугыз укучысына илебез гражданнарының шәхесен ачыклый торган төп документ – паспортлар тапшырдылар.
Бу уңайдан музей–тыюлыкның Истәлек билгесендә тантана булды. Чал тарихы тирән гасырларга барып тоташучы борынгы Болгар җирендә теләсә нинди вакыйга тирән мәгънә ала.
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Рәсимә апа һәм Мөнир абый Камалетдиновлар 50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Юбилярлар әле бүген дә халык арасында, Рәсимә апа инде күп еллар район ветераннар оешмасының актив эшлеклесе. Аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.