Сугыш ветераны Николай Жигунов 1 майны 99 яшен билгеләп үткәрде

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Бик иртә этисез калып халык дошманы баласы тамгасы белән авыр балачак кичерсәм дә, мин – бәхетле, - ди ул. Сугышның, окопларның ни икәнлеген белә ул.

Сугыштан соң Алабуга укытучылар институтына укырга керә, өйләнә. Ул мәктәп директоры, Роно бүлеге җитәкчесе, грком секретаре булып эшли. Аның эш стажы 64 ел тәшкил итә.

Ветеран 5 ел элек, 94 яшендә Алабуга ЗАГСында икенче мәртәбә өйләнде. Иптәше Альбина Давыдовна әйтүенә караганда алар тынычлыкта яшәргә, сафһава сулап, йөрергә яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International