ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

“Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасында катнашып, Алабуга ЗАГС бүлеге Алабуганың 7нче мәктәбе укучыларына балаларның язгы фестивалендә катнашуга милли киемнәр биреп ярдәм итте.

 2017 елның 24 апрелендә «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» акциясе кысаларында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна һәм опека булеге җитәкчесе Багаутдинов Гузалия Мансуровна Сонгатуллинар гаиләсендә кунакта булдылар. Алар ДЦП белән авыру бала тәрбияләп үстерәләр. Ул малайнын исеме Илшат, бик ягымлы, тәмле телле бала. Килгән кунаклар Ильшатка конструктор бүләк иттеләр.

       2017 елның   24 апреленда "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы "балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясен оештырып, "Гнездышко" Зеленодольск балалар ятимнәр йортына балаларга буләкләр тапшырырга килделәр.

Җиңү Көне уңаеннан,  бөтен Рәсәй буйлап " Георгий тасмасы" дигән акция башланды.

         24 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Ильнар һәм Гөлназ Ивановлар беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Кызларын алар Лиана дип атадылар, латин теленнән тәрҗемә иткәндә Лиана “зәвыклы” дигәнне аңлата. Мондый исем ияләре иҗади яктан бай хатын-кызлар, көчле ихтыяр көченә ияләр.

    17 апрельдән алып 25 апрельгә  кадәр  “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” үтә. Анда Мамадыш районы да актив катнаша. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциягә үз өлешләрен керттеләр. 24 апрель көнне “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган кубка авыру сабыйларга исәнлек-саулык, бәхет теләп, тизрәк терелүләренә өметләнеп акча салдылар. 

2017 елның 24 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә политехник колледж студентлары өчен, чираттагы "Гаилә" дәресе узды.

24 апрель көнне Лениногорск шәһәре мэриясендә "Георгиевская ленточка" дип исемләнгән акция башланды. Ул "Мин хәтерлим! Мин горурланам" девизы астында үтте. Беребез дә ватандашларыбызның бу батырлыгын беркайчан да онытмас.  Бу елларның авырлыгын кичергән халыкның гомерен күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә дә 9 май - һәрбер кеше өчен дә изге көн. Бу бөек бәйрәм. Чынлап та, бу көн, барлык халыклар өчен дә бәйрәм көне, чөнки ул елларның авырлыгы бер генә гаиләне дә урап узмаган. "Без хәтерлибез! Без горурланабыз!"

Россия ГХАТ органнарының оешканына 100 ел тулу уңаеннан Тукай районында чаралар башланып китте. Әҗмәкәй җирле үзидарәсендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы оештырылды. ГХАТ органнарының ничек, кайчан оешуы, аның төп бурычлары белән беррәттән  Әҗмәкәй авыл җирлегендә 40 ел элек беренче булып  үзләренең никахларын теркәгән бик үзенчәлекле пар белән таныштылар. Мәктәп укучылары очрашуга  “ГХАТ нәрсә ул?” дигән темага узләренең рәсемнәрен алып килгәннәр иде.

"Язгы игелек атнасы" акциясен үткәрү кысаларында Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Җәлил гомуми белем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Бу очрашуның төп бурычы булып электрон хезмәтләрнең кирәклеге һәм уңайлыгы турында сөйләү, аңлату иде. Соңыннан укучыларга һәм укытучыларга белешмәләр таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International