Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә законлы никахта бергә 65 ел гомер итүче Георгий Алексеевич белән Нина Валентиновна Замараевлар булды. Шушы көннәрдә алар тимер туйларын билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә әлеге искиткеч парны шундый матур мөһим дата белән котлау бәхете насыйп булды. Георгий Алексеевичка апрель башында 91 яшь тулган, ә Нина Валентиновна бу елда 86 яшен тутырачак. Яшь парларга үрнәк булып торучы бу пар икесе дә сугыш ветераннары. Күп еллар дәвамында алар бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт, ярату, хөрмәт хисләрен саклап кала алганнар.