Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
Яшь өйләнүчеләр һәм кунаклар горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Символик тасма әнә шулай язылышу тантанасына үзенә бер бәйрәм кәефе өстәде.