Туй көне кеше тормышында иң күңелле мизгелләрнең берсе. Бу онытылмас көн күңелләрдә сакланып кала. Туй йолалары элек – электән сакланып килгән, ул йолаларга яңалары да өстәлеп тора.
Бүген исә бу истәлекле көнне тагын да күңеллерәк һәм тарих белән бәйләп үткәрү мөмкинлеге бар. Минзәлә районы туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре берлегендә, районыбызның яшь гаиләләре өчен махсус программа эшли башлады. Яңа гаилә төзүче яшь пар, Җәлилов Илмир һәм Галиуллина Илзидә өчен туй мәҗлесе музей бинасында башланып китте. Кунаклар күп төрле тарихи гореф-гадәтләр белән таныштылар, төрле сынауларда катнаштылар.