Гаилә Үзәгендә булачак парлар белән психологик эш алып барыла.

2017 елның 2 мае, сишәмбе

 

"Бәхетле гаилә мәктәбе" тренингы бушлай үткәрелә.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" проекты буенча чираттагы дәресләр узды. КЦСО "Доверие" психологы никахка керергә әзерләнүчеләр белән эш алып барды. Булачак яшь парлар гайләдә нинди чорларны үтү, бер-береңә хөрмәт һәм ышанычны саклап калу өчен ничек дөрес итеп аралашырга кирәклеге хакында күп кенә яңа нечкәлекләрне белделәр.

 

"Бәхетле гаилә мәктәбе " һәр атна саен сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтә уза. Дәрес бушлай, анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International