Баулы шәһәрендә Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

1 майда бөтен ил Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтте. Бу бәйрәм  хезмәт халкының берләшү көне булып калачак һәм нәкъ менә шуңа күрә ул иң яраткан бәйрәмнәр рәтендә кала бирә.

 Бу көнне Баулы шәһәрендә митинг узды. Бәйрәмгә барлык  хезмәт оешмаларының  хезмәткәрләре,  мәктәп укучылары чыкты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаиләләре  белән бергәләп бу бәйрәмдә  катнаштылар. Баулы районы Башлыгы Р. Х. Гатиятуллин бәйрәм белән котлады.

  Мәдәният йорты артистлары Баулы халкы алдында чыгыш ясадылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International