Узган атнада Нурлат районы хезмәт коолективлары арасында үткәрелгән “Талантлар фейерверкы” бәйгесенең гала-концерты узды. Район башлыгы Равил Кузюров “Талантлар фейерверкы” проектына нәтиҗәләр ясап, чыгышларны әзерләүдә өлеш керткән һәр-кемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чыннан да, проект бик күп талантлар ачты. Үзләренең коллективлары белән сәхнә түренә авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре чыкты. Концерт ахырында район Советы һәм башкарма комитетының җыелма хоры да чыгыш ясады. Бу көнне сәхнәдә муниөипалитет хезмәткәрләрен дә котладылар.