ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Бәхетле гаилә мәктәбе " барлык теләүчеләрне чакыра.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 26 апрелендә районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы”  музеенда 14 яше тулган  укучыларга паспорт тапшыру тантанасы  оештырдылар. 

ГХАТ бүлеге  җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова иң элек яшүсмерләрне паспортның килеп чыгу  тарихы  белән таныштырды,  паспортка кагылышлы сораулар бирде.

    2017 елның 26 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

26 апрелендә Кукмара районы туган якны өйрәнү музееенда ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы чара үтте - беренче паспорт тапшырылды.  Айгөл Гилфиева, Аделина Мөхәммәтгалиева, Дарина Юркеева, Азат Төхбәтуллиннарга төп документны сугыш ветераны Хәтирә Сәлихова һәм район Советының аппарат  җитәкчесе Резедә Гаянова тапшырды.

      2017 елның  14 нче апрель Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан  2000нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Амир Бахтеев – 11 апрель көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

      Әлеге истәлекле кэнне  баларнын әти-әниләре, язучылар берлеге рәисе Александр Бочкарев, паспорт эстәлендәге хезмәткәрләре, ГХАТ мэдире башлыгы чакырылды.

      ГХАТ булеге мэдире барсын да котлады, аларга исэнлек-саулык, бары бәхетле булуларын теләде. Әби-бабаларынын тарихын онытмаска, аларны зурлап, олылап яшәргә эндәде.

Нурлат  муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парлар һәм барлык теләүчеләр “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.

Бу көннәрдә “Изгелек яз атнасы - яхшылык эшләү эстафетасы” акциясе кысаларында 1770 сум акча шушы фондка күчерелде.

«Татарстанда музейлар язы – 2017» уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.

Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. Шушындый күренекле көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Ишмурзиннар гаиләсе үзләренең никахларын теркәде.

Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге  тарафыннан түбәндәге хәйрия чаралары уздырылды:

-"Ветераннар янәшә яши"- өлкәннәргә, ветераннарга, Бөек ватан сугышында катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтү;


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International