Елдан-ел Бөек җиңү бәйрәмендә сугыштан җиңү белән кайткан ветераннарыбыз саны кимегәннән кими. Вакыт алга бара, ләкин яшь буын җиребезне саклап калган әби-бабаларыбызны онытмый. Бөек Ватан сугышы күп кенә гаиләләргә кагылып тарихта тирән эз калдырган. Бүгенге көн тыныч һәм ул елларның авырлыгын күз алдына китерү безгә кыен. Шушы бөек көнне "Үлемсез гаскәр" йөрешендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә бик актив катнашты. Сугышта катнашканнарны истә тоту, тарихны яшь буынга җиткерү һәм алар үзләренең ватандашлары өчен горур булуларын өйрәтү безнең бурычыбыз. Без хәтерлибез, без горурланабыз!
Традиция буенча, 9 май иртәсендә район башлыгы Равил Кузюров, сугыш һәм хөзмәт ветераннары якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Бәйрәм көнендә үзәк мәйданда Георгий тасмалары таратылды. Мәйданга җыелган ветераннарны район башлыгы Равил Кузюров, мактаулы кунагы ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров котладылар.Парадтан соң район башлыгы ветераннарбелән шәһәр мәдәният сараенда табын артында очрашты. Ветераннар һәм аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Равил Әфраимович рәхмәт сүзләрен җиткерде.
9 май - Бөек Жину бәйрәме. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 72 нче Бөек Жиңү бәйрәмендә дә уз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны, тылда станок артында, колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жинугә уз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искә алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш ияләр, “Үлемсез полк” акциясында катнаштылар.
Катнашучыларның кулларында сугышта катнашкан туганнары, үзләрнең ветераннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш елы балалары фотосүрәтләре иде. Алар үзләренең гомерләре, саулыклары бәрәбәренә, сугышның бөтен ачысын, авырлыгын үз җилкәләрендә тоеп җиңүне якынайтуда зур өлеш керткәннәр. Безнең хәзер шушындай матур, тыныч, бай, бәхетле тормышта яшәвебез алар батырлыгы, үз-үзләрен аямыйча сугышулары нәтиҗәсе.
Бүген Баулыда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм митингы узды. Баулы районы хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары тантанлы рәвештә мәйданнан узды. Баулы халкын район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, шәһәрнең шәрәфле гражданины, хезмәт ветераны Марсель Мөхәммәтшин котладылар. Аннан соң Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салынды.
Кама Тамагы районыннан Насыйровлар гаиләсендә ике бик мөһим көн бер көндә берләшә - 1947 елның 9 май көне алар барлык халык белән Җиңү көнен генә түгел,никахлашуларын билгеләп үтәләр. Һәм менә алар 70 ел инде Җиңү көнен һәм никахлашкан көннәрен каршы алалар.
2017 нче елның 9 май көнендә Әгерҗе ГХАТ бүлеге коллективы Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гиззатуллина Сания Бадретдин кызында булды. 18 март көнне ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Сания апа гомер буе Әгерҗе районы өчен хезмәт иткән, лаеклы ялга чыккачта 11 елда 8 ай эшләве белән горурлануын әйтте. Загс бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы Бөек Ватан сугышы толын, хезмәт ветеранын Җиңү көне белән котлады һәм азык- төлек пакеты тапшырды.
Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Әлеге чарада гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе дә теләп катнашты. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде.
2017 нче елның 9 нчы май көнендә Саба муниципаль районы үзәгендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, район халкы катнашты. Ветераннар һәм район халкы өчен бәйрәм концерты оештырылган иде. Митинг Мәңгелек учакка веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.
8 майда районның барлык авылларында да Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. 9 май көнне Җиңү парады район үзәгендә үтте.
Бәйрәм чарасы "Үлемсез полк" маршы белән башланып китте, анда 1300дән артык кеше катнашты.