16 нчы майда Менделеевск шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Тәскирә Гарипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кунакларга ул үзенең һәм гаиләсенең сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләде.
Балтач районы башкарма комитетының. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан Нормабаш авылында яшәүче, 55 ел иңне-иңгә терәп бер сукмактан атлаган Венера Фәйзулла кызы һәм Ахунҗан Мөхәммәтҗан улы Мәрдановлар гаиләсендә зөбәрҗәт туйлары белән котлады.Мәрдановлар гаиләсе- Нормабаш авылының иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Ирле хатынлы Мардановлар икесе дә урман итәгендә утырган Нормабаш авылында туып үскәннәр, күп балалалы гаиләләрдә тамыр ныгытып , 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң гаилә керемен тулыландыру максатыннан авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганнар.
Һәр кешенең тормыш юлы гаиләдән башлана. Гаилә - тормышыбызның нигезе.
Нәкъ менә шушы бәйрәм көнендә Митрофановлар гаиләсе үзләренең никахларын теркәргә булдылар. Алар 2016 елның 30 июле көнне очраша башлыйлар һәм шул вакыттан бирле гел бергә. Бу көнне сайлаганда алга таба гаиләләрендә икеләтә бәйрәм билгеләнеп үтеләчәге турында уйламаган да алар.
15 май- Гаилә бәйрәме көнне, Ютазы районында тагын бер гаилә туды. Бу көнне бер кайчан да аерылышмаска вәгъдә биреп Татьяна һәм Дмитрий Юмановлар өйләнештеләр. Аларны законлы никахлары белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхетенең чиксез булуын теләде.
15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Кәшер ял паркында Марселия һәм Җәүдәт Фәрхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә – 55, Алинә һәм Фәрит Сөләймановларның гаилә коруларына 35 ел тулу уңаеннан "Гаилә – җылы учак" дип исемләнгән матур кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Татарстан “Гаилә’ региональ иҗтимагый оешмасының район бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зина Якупова, элекке хезмәттәшләре, күршеләре иң изге теләкләрен ирештерделәр. Сөйләүләр матур җырлар белән үрелеп барды. Алинә апа белән Җәүдәт абый да үзләре яраткан җырларын башкардылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
Биектау авылыннаң Георгий Трофимович һәм Зоя Гавриловна Краевларның тормышындагы мөһим вакыйга Халыкара гаилә көненә туры килә. Алар бергә яшәүләрнең 70 елллык юбилейләрен билгеләп үтәләр. Ерак 1947 елда 18 яшьлек егет тормыш иптәше итеп чибәр Зояны сайлый. Әлеге җитмеш еллның һәр көне бер-берсен яратучы ике кеше өчен бәя биреп бөтергесез тарихка эверелгән. Икеседә тыл хезмәтчәннәре.
Гаилә гомер- гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул кешенең төп терәге, җәмгыятнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә- ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү , аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юллары табарга өйрәтү.Һәр елда 15 май көнне- Халыкара Гаилә көнендә,инде матур традицияга әверелгән, Балтач районы ГХАТ бүлеге залында күркәм бәйрәм уздырыла. Агымдагы елның 15 мае да- искәрмә түгел, районыбызның иң күркәм ,пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы , үзләренең Алтын, Зөбәрҗәт, Бриллиант туйларын билгеләп үтүче 9 гаилә бәйрәмгә чакырылды.
15 май - Гаилә көнендә Тукай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 60 ел бергә торып бриллиант туйларын билгеләп үтүче Гусевлар гаиләсен котладылар. Леонид Александрович һәм Антонида Сергеевна тыл ветераннары. 4 ул үстереп, 8 онык һәм 4 оныкчыкның кадер-хөрмәтендә яшәүче бу матур пар, гаиләдә ир баш хатын муен булырга тиеш дип саный. Гусевлар гаиләсенә бәхетле озын гомер телибез!
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 15 майда Зәй шәһәре 4 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. Яшьүсмерәргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Укучылар темаларны чагылдырган анкета сорауларына кызыксынып җавап бирделәр.
“Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре һәм ГХАТ булеге хезмәткәрләре шәһәрнен балалар скверында Халыкара Гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.
Алар катнашучылар өчен “Гаилә агачы ботаклары” дигән генеалогия уены, “Гаиләм һәм мин” дигән психологиг тренинг, балалар өчен “Ромашка” мастер классы оештырдылар.