2017 елның 17 июнендә, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен, чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.
2017 елның 17 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500-нче парның никахын.дәүләт теркәве үтте.
Никахны теркәү – гаилә тормышына керүче һәр яшь парның язмышындагы тантаналы һәм истәлекле мизгеле. Максим һәм Ксения Леонович өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2017 елның 500-нче пары булдылар.
2017 елның 16 июнендә, Халыкара әтиләр көне алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында Тимофеев Василий һәм Ольга гаиләсендә туган кыз балага исем кушу тантанасы узды. Бәхетле ата-ана кызларына матур исем– Елизавета дип куштылар.
2017 елның 16 июнендә, Халыкара әтиләр көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре бала табу йортында "Исәнме сабый!" акциясен үткәрделәр, тантаналы төстә яңа туган балаларны теркәделәр.
Бу атнада иң популяр исемнәр : Арина, Самира, Тимур, Полина, Глеб, Карим, Марьям, Малика, Данияр; иң сирәк исемнәр: Расмина, Ясмира, Индира, Абдуллах, Сарасвати, Кирия, Юния, Таяна, Адам, Айлина.
16 – 17 июньдә Саратов шәһәрендә Идел буе округы ГХАТ органнары катнашында, ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган, уникаль Төбәкара федераль форум узды.
Гадәттәгечә, бирегә гомуми эш стажы йөз елдан артык булган табиблар гаиләсе династияләрен чакырдылар.
2017 елның 16 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече эш урыныннан якта перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә 12 июнь көнне – дәүләтнең мөһим бәйрәмендә, азатлык һәм гаделлек, халыкның тату һәм тыныч яшәвен аңлатучы – Россия Көнендә сабыйлары дөньяга килгә гаиләләрне котлады.
2017 елның 15 июнендә Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә "Гаилә музеен" ачуга багышланган тантаналы чара узды.
Бүген, 15 июнь 2017 елны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның унбишенче игезәкләре төркәлде. Тууны дәүләт теркәве эш урыныннан якта ГХАТ Идарәсе белгече белән перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә узды.