Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилей

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

     2017 елның 6 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Масленников Виктор Иванович һәм Лидия Анатольевнаның алтын юбилейлары узды.

     Шундый шатлыклы көнне, никахлашу Сараеның төп залында юбилярларның барлык туганнары, якыннары, дуслары җыелды,  аларга карата матур җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре Масленниковлар гаиләсенә ак бәхет, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар.

     Шулай ук юбилярларны Түбән Кама күп профильле хастаханәнең кадрлар бүлеге башлыгы Зотова Людмила Анатольевна котлады.

     50 ел  бәхетле гаилә тормышында Масленниковлар гаиләсендә өч кыз дөньяга килгән. Хәзерге көндә Виктор Иванович һәм Лидия Анатольевна 10 оныкларының һәм 6 оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

     Гаилә башлыгы озак еллар "Түбән Кама Нефть химиясендә" эшләгән. Тормыш иптәше Лидия Анатольевна Түбән Кама шәһәре 2 номерлы профильле шәһәр хастаханәсенең хирургик бүлегендә эшләгән. Озак еллы хезмәтләре өчен, алар күп тапкыр мактаулы грамоталар, рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр һәм хәзерге көндә яшь гаиләләр өчен,  үрнәк гаилә булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International