2017 нче елның 8 июлендә Әгерҗе шәһәрендә Гыймазов Вагыйз Таҗи улы һәм Василә Гәрәй кызы гаиләсенә ”Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале” тапшырылды. Аларның бергә яшәүләренә 17 августта 64 ел тула. Гыймазовлар гаиләсе 3 бала тәрбияләп, бүгенге көндә 6 онык һәм 6 оныкчык сөяләр. Әгерҗе муниципаль район башлыгы Макаров В. В. татарның милли бәйрәме Сабантуенда Гыймазовлар гаиләсенә медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды.Гыймазовлар нәселен Сабантуй мәйданы көчле алкышлар белән каршы алды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Сәим кызы бәйрәм символы- ромашкалар букеты бүләк итте.
Бу көнне Яр Чаллыда үз никахларын 100 пар теркәде. Әлеге көнне Руслан һәм Ләйсән Зубаревлар юкка гына сайламаганнар. Җиде саны ул бик сихерле һәм серле сан. Җиде санында туган балалар бик сәләтле балалар булып туа. Җиделе никах теркәү өчен бик уңайлы сан.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2017 елның 7 июле көнне чын мәгънәсендә туйларның да туе булды. Әлеге матур датада 23 гашыйк пар законлы никах җепләре белән бәйләнде. Бәхетле җиделе санына эләгү теләге 2016 елның ахырында ук башланды. Язылышу турында иң беренче таныклык сәгать 8.00 дә, ә иң соңгысы - 17.00 сәгатьтә бирелде.
2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Әлфис һәм Фәнзилә – 7 июль көнне алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан илленче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Фазыловлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы А.Р.Шәвәлиеваның котлавы.
2017 елның 7 июлендә “өч җиделе көнендә” Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 700 нче пар никахларын теркәде.
7 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” үткәрелде. Тантана район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Олыимән авылыннан Фазуллин Фаис Зәкәр улы хәм Фазуллина Энзилә Гомәр кызы булдылар.
Җәйге айларда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, гадәттәгечә, туй бумы җитә.
7 июль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә бу көнне никахларын теркәүче яшь парлар өчен, "Бәхетле ромашка кыры" арт- акциясе үткәрелде.
2017 елның 7 июлендә Менделеевск муниципаль районын ГХАТ бүлегендә 7 парның язылышу тантанасы уздырылды. Иң яшь кәләшкә 21 яшь, иң олысына - 53. Иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олысына - 53.