2017 елның 7 июлендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә 7 парның язылышу тантанасы булып узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова яшь парларны икеләтә бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм кызыл туйлары белән котлады. Залда утыручы һәр гаиләгә дә иминлек, ныклы сәламәтлек теләде.
Бу бәйрәм алар очен бигрәк тә тантаналы узды, чөнки 8 июль бөтен Россия күләмендә зур бәйрәм - “День Петра и Феврония” үткәрелә. Бу көнне язылышкан парлар бигрәк тә бәхетле була, аларнын гаиләләре нык һәм озын гомерле булырга тиеш, чөнки изге Петр һәм Феврония мәхәббәте аларга фәрештә канатларын җәя.
Түбән Кама муниципаль районында, традицион рәвештә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне, төрле концертлар, акцияләр, флешмоблар һәм гаилә стартлары белән узды.
8 июль «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык » көнендә Нурлат районы ГХАТ бүлегендә күркәм пар Александр һәм Татьяна үзләренең никахларын законлаштырды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә теркәлгән никах бәхетле һәм ныклы булсын. ГХАТ бүлеге хезмәткәре яшьләрне яңа гаиләләре туулары белән котлады һәм үз мәхәббәтләрен бөтен тормышлары аша алып барырга һәм аңа тугрылыклы булып калырга теләде.
2017 елның 8 июлендә Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган, күңел ачу бәйрәмнәре узды.
2017 елның 8 июлендә нефть химиячеләре паркында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм Рәсәй ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилее уңаеннан, "Мәхәббәтне йөрәктә кадерләп саклагыз!" исемендәге тантаналы чара узды.
2017 елның 8 июлендә Түбән кама районы Кама Аланында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган , "Могҗизалы гаилә еллары" чарасы узды.
8 июль көнне “Молодая гвардия” членнары урамда һәм төрле организацияләрдә эшләүчеләргә ромашка чәчәге төшерелгән стикерлар тараттылар. Алар кешеләргә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында сөйләделәр. ГХАТ булегендә һәр килгән кешеләргә символик бүләкләр һәм стикерлар тапшырылды.
8 нче июль көнне Менделеевск районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә никах теркәлде. Яшь парларны котлар өчен ГХАТ бүлегенең элеке җитәкчесе, ә хәзерге вакытта ТОС "Карповец" рәисе Загретдинова Гөлсинә Абдулла кызы чакырылды. Гөлсинә Загретдинова катнашучыларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең тарихын сөйләде, яшьләргә бәхет, озын гаилә тормышы теләде, шулай ук, мәхәббәт, тугрылык символикасы ромашка чәчәгеннән букет һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2017 елның 7, 8 июль көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 12 парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе яшь гаиләләргә язылышу таныклыгын тапшырып, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.