Түбән Камада "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен", медальләр тапшырылды

2017 елның 8 июле, шимбә

     2017 елның 8 июлендә нефть химиячеләре паркында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм Рәсәй ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилее уңаеннан, "Мәхәббәтне йөрәктә кадерләп саклагыз!" исемендәге  тантаналы чара узды.

     Бәйрәмне Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе һәм шәһәрнең танылган предприятиясе  "Нижнекамскнефтехим" үткәрде.

     Бәйрәм кысаларында,  Түбән Кама ГХАТ Идарәсе оештырган "Гаилә – ул безнең горурлыгыбыз" муниципаль бәйгесендә җиңүчеләрне югары иҗтимагый бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Түбән Кама районы дүрт атказанган парга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен",  медальләр тапшырылды. Бу Сергеевлар, Воробьевлар, Ахмадеевлар, Башировлар гаиләләре булды. Елантово авылында яшәүче Макаровлар галәсенә  медаль туган авылларында тапшырылачак.

     Бәйрәмдә медальләрне Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары, "Түбән Кама Хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Долотказина Эльвира Рафгатовна һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Ильсөя Мезикова Хаматовна тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International