Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2017 елның 8 июле, шимбә

8 нче июль көнне Менделеевск районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә никах теркәлде. Яшь парларны котлар өчен ГХАТ бүлегенең  элеке  җитәкчесе, ә хәзерге вакытта ТОС "Карповец" рәисе Загретдинова Гөлсинә Абдулла кызы чакырылды. Гөлсинә Загретдинова катнашучыларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең тарихын сөйләде, яшьләргә бәхет, озын гаилә тормышы теләде, шулай ук, мәхәббәт, тугрылык символикасы ромашка чәчәгеннән букет һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International