Түбән Камада гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне

2017 елның 8 июле, шимбә

      Түбән Кама муниципаль районында, традицион рәвештә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне,  төрле концертлар, акцияләр, флешмоблар һәм гаилә стартлары белән узды.

      Нефть химиячеләре паркында "Мәхәббәтне саклый белегез!" исемендәге тантаналы чара оештырылды. Әлеге бәйрәмне Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе һәм "Нижнекамскнефтехим" предприятиясы оештырды.

       Бәйрәмдә түбәнкамалыларның "Көмеш туй" һәм никах теркәү тантанасын карарга мөмкинлекләре булды. Тантанада, шәһәр төзүче предприятисенә 50 ел тулу уңаеннын,  15 лаеклы химиклар гаиләләренә бүләкләр тапшырылды.  

       Бәйрәмнең бизәге булып,  “Түбән Кама әниләр оешмасының”  флешмобы булды. Флешмобта 50 дән артык яшь әниләр балалары белән катнаштылар.  Чара "Мин әни булам !" күренекле дефиле белән тәмамланды.

       Чара дәвамында нефть химиячеләр паркы территориясендә юридик консультация үткәрелде, балалар һәм өлкәннәр өчен, мавыктыргыч спорт ярышлары, мастер-класслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International