Түбән Кама районының Кама Аланында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне

2017 елның 8 июле, шимбә

     2017 елның 8 июлендә Түбән кама районы Кама Аланында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган , "Могҗизалы гаилә еллары" чарасы узды.

     Бәйрәм программасы төрле концерт номерлары, кызыклы викториналар, спорт һәм уен бәгеләренә тулы иде.

     Чарада, шулай ук, 2017 елда гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар да бар иде. Алтын туйларын Иманкулов Әнвәр һәм Нәсимә, сапфир юбилейларын Хайждаров Нурматхон һәм Нурия, рубин туйларын Хайдаров Патто һәм Римма билгеләр үттеләр. Көз көнне Насимов Илдус һәм Флера мәрҗән туйларын, Арсланов Рамил һәм Равилә энҗе туйларын билгеләп үтәчәкләр.

     Кама Аланы башлыгы Александр Павлов гайләләрне күренекле вакыйгалары белән котлады,  аларга гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләде, юбилярларга котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International