Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

2017 елның 8 июле, шимбә

2017 нче елның 8 июлендә Әгерҗе шәһәрендә Гыймазов Вагыйз Таҗи улы һәм Василә Гәрәй кызы гаиләсенә ”Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале” тапшырылды. Аларның бергә яшәүләренә 17 августта 64 ел тула. Гыймазовлар гаиләсе 3 бала тәрбияләп, бүгенге көндә 6 онык һәм 6 оныкчык сөяләр. Әгерҗе муниципаль район башлыгы Макаров В. В. татарның милли бәйрәме Сабантуенда Гыймазовлар гаиләсенә медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды.Гыймазовлар нәселен Сабантуй мәйданы көчле алкышлар белән каршы алды.  ЗАГС бүлеге  җитәкчесе Гусманова Лилия Сәим кызы бәйрәм символы- ромашкалар букеты бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International