Түбән Камада 1500 нче сабый тууы теркәлгән

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

        2017 елның 5 июлендә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне уңаеннан, Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә кыз балага исем кушу тантанасы узды.

         Канцыр гаиләсендә кыз бала дөньяга килгән, бәхетле ата-ана балаларына  популяр исем "Аделина" дип кушканнар.

         ГХАТ Идарәсенең төп залында туганнары һәм якыннары алдында, ата-анага балалары тууы турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресы тапшырылды.

         ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина гаиләне шундый шатлыклы вакыйгалары белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, куаныч-шатлык теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International