Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә Владимир Иван улы белән Людмила Степан кызы Зайцевларның алтын юбилей тантанасы узды.
Аларның танышу мизгеле 1966 елның 23 февраль кәнендә Сызрань шәһәрендә була.
Ул вакытка Владимир профессионал футбол белән шөгыльләнә, ә Людмила "Куйбышев химия-технология институтында” укый һәм бер үк вакытта завод поликлиникасында эшли. Бер тапкыр очрашканнан соң яшьләр бер-берсеннән башка тора алмавын аңлыйлар һәм 1967 елның 8 июль көнне алар Сызранҗ шәһәрендә матур гаилә коралар.
Тиздән яшьләр Владимирның туган шәһәре Казанга күчеп киләләр. 1969 елның ахырында яшь парның кызлары Наталья туа.
1974 елда Владимир "Рубин" футбол клубының капитаны була һәм шул ук вакытта Казан Дәүләт Университетын тәмамлап юридик белем ала.
Барысын да алар бергә эшлиләр, матур гаилә булып торалар, бер-берсен яратып, бер-берсе белән горурланып яшиләр. Гаиләдә, нәкъ менә 50 ел элек булган мәхәббәт сөрә!