Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елның чираттагы игезәге теркәлгән. Яңа туган сабыйлар гаиләдә икенче һәм өченче бала булып туа. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәк бала тууы белән котладылар һәм балаларның беренче документларын – туу турында таныклыкларын тапшырдылар.
Балалар-бәхет, һәм өйдә балалар көлүләре күбрәк булган саен, безнең тормыш мәгънәсе тулырак сизелә.
22.11.2023 Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә алтынчы бала тууы теркәлгән.
Әти-әни булу – бәхет, ә күп балалы булу – өчләтә бәхет!
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Түбән Кама никах сараенда «Күп балалы гаилә» таныклыгы тапшырылды.
2023 елның 22 ноябрендә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы буенча бүлегендә 5 пар «алтын» юбилярны хөрмәтләү узды.
Әниләр көне - ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә торган искиткеч матур бәйрәм. Бу бәйрәм яшәү һәм тормыш бүләк иткән иң гүзәл зат - әнигә багышланган. Хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт, гаиләне ныгыту, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен белү максатында, 2023 елның 21 ноябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева Чистай муниципаль районы хатын-кызлар Советы оештырган чарада катнашты.
Фарфор керамиканың иң бәяле төре: нәфис, яңгырашлы, кыйммәтле. Фарфор савыт-саба ясау өчен гаҗәеп осталык, сайлап алынган чимал һәм зур сабырлык кирәк. Барысы да "яңа өйләнешкәннәр" кебек: алар гына 20 ел дәвамында гаиләне саклап калу өчен нинди тырышлыклар куелганын белә!
20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Саба гимназиясе һәм Тимершык урта мәктәбе базасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова белән хокукый юнәлештәге очрашулар узды.
Зөбәрҗәт - мәхәббәт һәм тугрылык символы булган матур асылташ. Аны гаилә талисманы дип санарга мөмкин, чөнки ул сабырлык бирә, никах мөнәсәбәтләрендә баланс саклый. Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Садриевлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилее белән котладылар.
18 енче ноябрь көнне Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү секторында Хәбил һәм Эльина үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә, “Татарстан хатын-кызлары” төбәкара берләшмәсенең Саба хатын-кызлар советы тиздән әни булырга җыенган гүзәл затларны әлеге мөһим этапка әзерләү, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү, сәламәтлекләрен кайгырту ниятеннән “Йөрәк астындагы бәхет” дигән чара оештырды.