Сабада булачак әниләр өчен “Йөрәк астындагы бәхет” дигән чара узды

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә, “Татарстан хатын-кызлары” төбәкара берләшмәсенең Саба хатын-кызлар советы тиздән әни булырга җыенган гүзәл затларны әлеге мөһим этапка әзерләү, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү, сәламәтлекләрен кайгырту ниятеннән “Йөрәк астындагы бәхет” дигән чара оештырды.

Чарага район үзәк хастаханәсенең акушер – гинекологы, ТР Социаль фондының бүлек җитәкчесе һәм бала имезү буенча консультант, Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе мөдире һәм Республиканың материаль ярдәм үзәге бүлеге мөдире, район психологик үзәк психологы чакырылган иде.

Бәби тугач, әти-әнине тагын бер кичектергесез эш көтә. Тиз арада нарасыйларына матур исем сайлап, аны закон буенча рәсмиләштерү. Ягъни туу турында таныклык алу. Бу күңелле мәшәкатьләр һәм район ЗАГС бүлегенең гомуми эшчәнлеге турында (бирегә йомышы төшмәгән кеше юк) аның мөдире Гөлнар Шәфыйкова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International