20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Саба гимназиясе һәм Тимершык урта мәктәбе базасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова белән хокукый юнәлештәге очрашулар узды.
ГХАТ бүлегендә һәр кешенең тормышындагы иң төп вакыйгалар теркәлә, алар РФ Гаилә кодексы, РФ Гражданлык кодексы, РФнең 143-ФЗ номерлы «Гражданлык хәле актлары турында»гы Федераль законы белән көйләнә, Алар, туу, никах төзү, уллыкка алу (кызлыкка алу), аталыкны билгеләү, исем (фамилия һәм ата исеме) үзгәртү, аерылышу, үлем. Укучылар теркәлү вакытында кирәк булган төп моментлар, нинди документлар бирелүен һәм аларның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында белделәр.
Балаларны иң кызыксындырган темалар: исем, фамилия һәм ата исеме үзгәрү, никахлашу. Район ГХАТ бүлегенең эш практикасыннан алынган очраклар аеруча кызыклы булды. Шулай ук балаларга хәзерге вакытта гражданнарның нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләрен һәм теркәлгәндә, нинди дә булса мәгълүматны күрсәткәндә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген тыңлау кызык иде.
Сөйләшү файдалы һәм кызыклы булды.