Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә күп балалы гаиләләргә таныклыклар тапшыру тантанасы

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Әти-әни булу – бәхет, ә күп балалы булу – өчләтә бәхет!

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Түбән Кама никах сараенда «Күп балалы гаилә» таныклыгы тапшырылды.

Бәйрәм чарасына күптән түгел өченче балалары туган гаиләләр чакырылды – Щербаковлар, Тукмаковлар, Хасбиуллиннар һәм Гәрәевлар.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама районы социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова, Гаиләгә, аналарга һәм балаларга мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм «Гаилә» үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Порошина булды.

Чара матур һәм күңелле узды. Бик күп җылы сүзләр яңгырады, музыкаль номерлар, чәчәкләр һәм бүләкләр бар иде. Оныкларын карарга килгән әбиләр һәм бабайлар бәхет күз яшьләрен тыя алмадылар. Барлык балаларга һәм аларның ата-аналарына ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International