18 енче ноябрь көнне Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү секторында Хәбил һәм Эльина үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
Элеккедән килгән гадәт буенча беренче булып яшьләрне изге, матур теләкләре белән әти-әниләре котлады. Әти-әниләр теләгән теләкләр яшьләргә тормыш юлында маяк булыр дип калабыз.
Хәбил, Эльина бер-бергезне саклап, яклап бик бәхетле пар булып гомер итегез!