Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә зөбәрҗәт юбилее

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Зөбәрҗәт - мәхәббәт һәм тугрылык символы булган матур асылташ. Аны гаилә талисманы дип санарга мөмкин, чөнки ул сабырлык бирә, никах мөнәсәбәтләрендә баланс саклый. Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Садриевлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилее белән котладылар.

1968 елның көзендә Сарман районының Нуркәй авыл Советында яшь Садриевлар гаиләсе туа. Васыйм Акмалетдин улы һәм Фәүзия Муллахмәт кызы 55 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр. Ике кыз Венера һәм Фирүзәне үстергәннәр. Хәзерге вакытта ике оныкларының уңышларына шатланып тормыш итәләр.

Садриевлар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 100 елга якын, икесе дә горурлык белән Хезмәт ветераны исемен йөртәләр. Юбилярларны котларга "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Рәисе Рәшит Вәлиуллин һәм "Татэнергострой" укыту комбинатының профком рәисе Нина Игнатьева килде.

Шушы вакыйга истәлегенә ГХАТ идарәсе белгечләре Васыйм Акмалетдин улы һәм Фәүзия Муллахмәт кызына Мактау акты тапшырдылар, аларның исемнәре традиция буенча ГХАТ идарәсенең Хөрмәт китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International