Әниләр көне - ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә торган искиткеч матур бәйрәм. Бу бәйрәм яшәү һәм тормыш бүләк иткән иң гүзәл зат - әнигә багышланган. Хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт, гаиләне ныгыту, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен белү максатында, 2023 елның 21 ноябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева Чистай муниципаль районы хатын-кызлар Советы оештырган чарада катнашты. Эшмәкәр Раида Шахова белән бергә алар 10 нчы номерлы Чистай мәктәбендә укучы сәламәтлекләре чикләнгән балаларның әниләре өчен кәрәздән шәм әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мондый мастер-класслар - авторның кабатланмас әйберен булдыру ысулы гына түгел, ә стрессны бетерү, бер-берсе белән формаль булмаган, уңайлы шартларда аралашу ысулы да ул.