Георгий тасмасы – ул җинү бәйрәменең истәлекле символы. Бөек Җинүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәмгә карата, илебезнең төрле почмакларында волонтерлар георгий тасмалары өләштеләр. Бу акцияне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге дә хуплады, таныклык алып китүчеләрне бәйрәм белән котлап георгий тасмалары бирелде.
2018 елның 10 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә быел туган 1000 нче балага исем кушу тантанасы узды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина, бу көнне Бутлеровка авыл җирлегендә яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады. Бу бәйрәм Бөек, барыбызга да якын һәм изге!
Традицион танатанадан тыш, торак пунктларда үлемсез полк парады оештырылды. Анда укучылар һәм балалар бакчасындагы нәниләр Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фотоларын, әзерләнгән транспорантларын кулларына тотып урам буйлап йәрделәр!
Җиңү көне - илебезнең төп бәйрәме. Бу көнне без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызны искә алабыз, ә исән калганнары алдында баш иябез.
Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Бөек Жину көненә багышланган юбилярлар парады булып узды. Тантаналар сараенын мактаулы кунаклары 50 һәм 55 ел бергә торган гаиләләр иде.
2018 елның 9 маенда бөтен Рәсәй буйлап «Үлемсез полк» Халыкара иҗтимагый акция узды. Беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясе 2012 елның 9 май көнне Томск шәһәрендә уза.
Күренекле дата белән юбилярны котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров килделәр. Чын күңелдән аның тормышын аеруча көне белән котлап, Фоат Габделхай улына кунаклар бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм якыннарының җылылыгын тоеп яшәргә теләделәр. Традиция буенча юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллективы чын күңелдән безнең хөрмәтле ветераннарны һәм барлык татарстанлыларны Җиңү Көне белән котлый!
Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2018 елның 8 маенда, Җиңү бәйрәме алдыннан, Түбән Кама районы Каенлы җирлеге Туба авылында яшәүче Зөфәрова Әминә Зөфәр кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2018 елның 7 маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йорты территориясен җыю буенча чираттагы шимбә өмәсен үткәрделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н.Җәләлева җитәкчелегендә белгечләр бордюрларны, агачларны агарттылар, муниципаль учреждение территориясен чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр.