12 май көнне Питрәч үзәгендә Яшьләр паркында гаилә бәйрәме үтте. Анда яшь парлар үзләреннен язылышу гаризаларына кул куйдылар. Алар һәм барлык кунаклар өчен төрле конкурслар үткәрелде.
Әлеге көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә.
Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.
12 май көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Газизов Илназ Илшат улы һәм Каримова Гүзәл Рамил кызы үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләрне беренче гаилә бәйрәме белән әти-әнилре, туганнары, дуслары котладылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесеннән, яшь гаиләгә, 15 май гаилә көне буларак бәйрәм ителүе һәм әлеге бәйрәм белән аларны тәбрикләү тантанага аеруча ямь остәде.
12 нче майда, Бөтендөнья гаилә көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районында Камил һәм Айгөл Гайнуллинарның никахын тантаналы теркәү уздырылды. Язылышканнан соң яшьләр ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән авыр хәлдә калган балаларга һәм яшүсмерләргә вакытлыча ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Кама таңнары” социаль приютына бардылар. Алар приютта яшәүчеләргә татлы бүләкләр һәм “ Балаларга китап бүләк ит “ хәйрия акциясе вакытында җыелган китапларны бүләк иттеләр. Балалар яшь парга үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне бүләк иттеләр.
Иске Камка авылында яшәүче Мәгълүмә апа Хәйруллинага һәм Карамалыда яшәүче Саимә апа Гаязовага, 90 яшьлек юбилейлары белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбиләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгълүмә апага һәм Саимә апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр. Әбиләр икесе дә үзләрен тәбрикләргә килүчеләрне әйбәт кәеф белән каршы алып озатып калдылар.
50 ел бергә - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсеyдә торучы Булюхин Анатолий Виктор улы һәм Розалья Хабибулла кызы гаиләсе өчен истәлекле дата. Бу көнне алар "алтын" юбилейларын билгеләп үттеләр. Ярты гасыр Анатолий Виктор улы һәм Розалья Хабибулла кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынышып, бер-берсенә шатлыклы һәм бәхетле минутлар бүләк итеп җаларал.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә бер-бер артлы ике яшь гаилә теркәлде. Иң кызыгы шул: өйләнешүче ике кияүнең дә фамилиясе Кузнецов, икесе дә Денис исемле. Яшь парларга гаилә бәхете телибез. Ә ул беркемнекенә дә охшаш булмасын.
2018 елның 12 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» муниципаль программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.
Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлегендә зур бәйрәм хөкем сөрде. Туй уздырганда яшьләргә кирәк булган барлык хезмәтләр тәкъдим ителде. Туй салоны, флорист, фоторграф, видеограф, дизайнер, туйны алып баручы, кондитер, бизәүче һәм башка специалистлар кияү белән кәләшләргә үзләре күрсәткән хезмәтләр турында сөйләделәр, уңайлы ташламалар тәкъдим иттеләр, ә кайберләре үзләре җитештергән продукцияне дегустацияләргә чакырды. Туй уздыру өчен төп приз булган 25000 сумлык сертификатка яшь өйләнешүчеләр Айгөл Галиева белән Камил Гайнуллин лаек булды.
Биектау ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Күлле урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары булып киттеләр. Алар “Гаилә” электив дәресе буенча экскурсиягә килделәр. Педагог Гүзәл Рәшит кызы никах дигән темага дәрес үткәрде. Әңгәмә вакытында ЗАГС органнарында төзелгән һәм дә «гражданлык» никахка бәйле сораулар туды. Укучыларга ничек туй тантанасы узу турында сөйләнде. Архив буенча кызыклы экскурсия уздырылды, анда укучылар метрик китаплар күреп тарих белән чагылыш таптылар.
Бу матур таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Азалия Сәхәбиева булды.
Гаиләдә икенче бала булып туган кызчык – олы абыйсы өчен көтеп алынган сеңлекәш.
“Азалия” исеме грек теленнән “чәчәк ата торган куак” дип тәрҗемә ителә. Ә гарәп теленнән аны “тынычландыручы” дип тәрҗемә итәргә мөмкин.