Май аенда 2018 ел яз аеның иң кирәкле вакыйгаларының берсе - туйлар һәм гаилә бәйрәмнәре уздырганда хезмәт күрсәтү һәм кирәк-ярак күргәзмәсе уздырылды

2018 елның 11 мае, җомга

Менделеевск шәһәренең  ГХАТ бүлегендә зур бәйрәм хөкем сөрде.   Туй уздырганда яшьләргә кирәк булган барлык хезмәтләр  тәкъдим ителде. Туй салоны, флорист, фоторграф, видеограф, дизайнер, туйны алып баручы, кондитер, бизәүче һәм башка специалистлар    кияү белән кәләшләргә үзләре күрсәткән хезмәтләр турында сөйләделәр, уңайлы ташламалар тәкъдим иттеләр, ә кайберләре үзләре җитештергән продукцияне дегустацияләргә чакырды.  Туй уздыру өчен төп приз булган 25000 сумлык  сертификатка яшь өйләнешүчеләр Айгөл Галиева белән Камил Гайнуллин лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International