2018 нче елның 11 нче маенда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде

2018 елның 11 мае, җомга

Бу матур таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы  Азалия Сәхәбиева булды.

Гаиләдә икенче бала булып туган кызчык – олы абыйсы өчен көтеп алынган сеңлекәш.

“Азалия” исеме грек теленнән “чәчәк ата торган куак” дип тәрҗемә ителә. Ә гарәп теленнән аны “тынычландыручы” дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлап, баланың беренче документын тапшырганда Сәхәбиевлар гаиләсенә  сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International