2018 елның 10 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә быел туган 1000 нче балага исем кушу тантанасы узды.
1000 номер астындагы туу турында акт язуы Шәймәрданова Аишага карата төзелде. Сабый Айнур һәм Фатыйма гаиләсендә икенче бала. Гаиләдә шулай ук өлкән кызлары Азиза да бар.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре ата-ананы мөһим вакыйгалары белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның котлау адресын һәм сабыйның беренче документын - туу турында таныклыгын, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар.