Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Үлемсез полк» бердәм хәрәкәтендә катнаштылар

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

          2018 елның 9 маенда бөтен Рәсәй буйлап «Үлемсез полк» Халыкара иҗтимагый акция узды.  Беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясе 2012 елның 9 май көнне Томск шәһәрендә уза. Башка шәһәрләр һәм  шул исәптән Түбән Кама шәһәре дә акцияне үткәрү инициативасын хуплый һәм акциядә катнаша.

         «Үлемсез полкның» бер сафында пенсионерлар, мәктәп укучылары, студентлар, гаилә династияләре бардылар. Балалар һәм оныклар үзләренең бабайларының һәм карт бабайларының портретлары белән шәһәр урамнарыннан уздылар.

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы да гаиләләре белән бергә бердәм хәрәкәттә катнаштылар. Быел Түбән Камада акциядә 32 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International