Илебезнең төп бәйрәме

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

       Җиңү көне - илебезнең төп бәйрәме. Бу көнне без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызны искә алабыз, ә исән калганнары алдында баш иябез.

Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Бөек Жину көненә багышланган юбилярлар парады булып узды. Тантаналар сараенын мактаулы кунаклары 50 һәм 55 ел бергә торган гаиләләр иде:

-зөбәржәт юбилярлар:

Николай Петрович белән Альбина Васильевна Болилыйлар;

Хәниф Сәетгәрәевич белән Вәсилә Зиганшиновна Шәйхлисламовлар;

-алтын юбилярлар:

Алексей Иванович белән Елена Николаевна Веретенниковлар;

Дамир Хафизович белән Тәнзилә Муллаяновна Шәриповлар;

Виктор Матвеевич белән Анна Гарифовна Курочкиннар;

Мозафар Гыйльфанович белән Флюрә Нургалеевна Әхмәтжановлар.

       Ватаныбыз өчен уз гомерләрен биргән ветераннар, тыл хезмәтчәннәрен, сугыштан сөн үткән авыр елларда мәрһум булганнарны искә алып, чара бер минутлык тынлыктан башланып китте.

     Чараны Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдиновна Зарипова ачып жибәрде. Юбилярларны көтларга Тукай районы ГХАТ Идарәсе житәкчесе Эльвира Ринатовна Мөстафина да килгән иде. Барлык юбилярларга шәһәребез мэры исеменнән рәхмәт хаты белән истәлекле портрет буләк ителде.

      Бәйрәмнен тәмамлау нөктасы булып, Боровицкий авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп хәлак булганнарга куелган мемориал алдында юбилярларыбыз чәчәк салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International