ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

 2018 елның 12 октябрендә  Түбән Кама муниципаль районы  ГХАТ Идарәсендә Дорофеевлар гаиләсенең көмеш туйлары тантанасы узды.    

2018 елның 12 октябрь көнендә “Милосердие” социаль центрында 25 еллык юбилейга багышланган тантана узды. 


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Закиров гаиләсендә туган тагын бер 445 азнакайны теркәде. Яңа туган сабыйның әти-әнисе Алмаз белән Лия улын Салават дип атадылар.  Азнакай районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә алар аның беренче документын Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кулыннан алдылар.

2018 елның 10 октябрендә,  “Халыкара кызлар көне” алдыннан Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә ике кыз-бала  тууы рәсми рәвештә теркәлде. Аларга бик сирәк исемнәр: Айлана һәм Влада бирелде. Халыкара кызлар көне бу балаларга җир йөзендә булганның иң-иң яхшысын һәм изгесен генә китерсен. Барлык хатын-кызларның күзләрендә чын мәхәббәт һәм бәхет уты гына янсын.

      Гаилә бәхете – ул бик гади, бер-береңә юл куя белү, дип Ахчинылар гаилә бәхете серен ачалар.

Вакыт бит ул бик тиз үтә.Әле кайчан гына бер-берсе белән очрашугу ашкынган парларның 50 еллык парлы гомерләре, үзенең шатлыклары һәм кайгылары белән артта калган. Үтелгән гомерләре өчен Ахчиннар бер дә үкенмиләр.Алар ике игезәк кыз һәм бер ул  тәрбияләп үстерәләр. Аларның биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

2018 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 224 никах теркәлде.Никахларның барысы да шәһәр мәдәният йортында тантаналы шартларда төзелгән.Кабаттан никах теркәүчеләрнең  55е - ир – ат, 62се - хатын-кыз.Иң яшь кияүгә-20 яшь, иң яшь кәләш-18 яшьтә.Иң олы кияүгә-63 яшь, иң олы кәләшкә - 60 яшь.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Үзләренең алтын туйларын Исламовлар гаиләсе билгеләп үтте. Тукай районы Ерыклы авылында яшәүче Рәис Сәетшәрипович һәм Гөлчәчәк Рәшитовнаны ГХАТ бүлеге дә котлады. Ярты гасыр иңне-иңгә куеп, шатлык-кайгыларын бергә уртаклашып  яшәгән бу матур пар хәзер инде лаеклы ялда кызларының, кияүләренең кадер-хөрмәтендә оныкларына куанып гомер кичерәләр. ГХАТ бүлеге почётлы актлар китабына кул куйдырып истәлекле бүләкләрен һәм Тукай районы башлыгының котлау хатын тапшырды.

Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Олы Кайбыч авыл мәдәният йортында районнын барлык авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге абый апаларны концерт карарга чакырдылар.

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Сәгъдәтова Гыйлембаян Мансур кызына 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та, Гыйлембаян апаны олы юбилее белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. 


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

         Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Таңчулпан Гайнетдинова «Супер мужчина» бәйгесендә жюри әгъзасы буларак катнашты. Бу бәйге өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылды. Катнашучыларга визитка, иҗади номер, импровизация (тормыштан алынган гадәти булмаган сорауларга җавап бирү) һәм оригиналь букет җыю кебек этапларда үзләрен күрсәтергә кирәк иде. үзенең кабатланмас тавышы, тапкырлыгы һәм оптимизмы белән Владимир Марголин күпләрне битараф калдырмады. Ул «Супер мужчина» титулына ия булды да.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International