2018 елның 12 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Дорофеевлар гаиләсенең көмеш туйлары тантанасы узды.
Игорь Валерьевич һәм Светлана Павловна, 25 ел буена бер-берсенә карата назлы хисләрне саклап кала алдганнар. Дорофеевлар гаиләсендә өч бала: кызлары Марина, уллары Михаил һәм Максим. Михаил - «Чаллы» хоккей клубы капкачысы, " Нефтехимик»клубы тәрбияләнүчесе. Марина әтисе сыман тормышын авиация белән бәйли, инде бер ел бортпроводница булып эшли. Ә Максим инде сабый түгел, аңа 12 яшь. Ул яхшы укый, каратэ белән кызыксына, гитарада уйнауны өйрәнә, һәм, әлбәттә, аның әтисе кебек очучы булырга хыяллана.
ГХАТ идарәсе белгечләре шатлыклы вакыйга истәлеге итеп Игорь Валерьевич һәм Светлана Павловнага Мактаулы акт, юбилей медале һәм Алтын туйга чакыру тапшырдылар. Традиция буенча юбилярлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кул куйдылар. Көмеш балдаклар белән алмашу, туганнарыннан һәм якыннарыннан җылы котлау сүзләре ишетү : тантана барлык традицион атрибутларны үтәп, искиткеч матур һәм күңелле үтте.