Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Олы Кайбыч авыл мәдәният йортында районнын барлык авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге абый апаларны концерт карарга чакырдылар. Котлау сүзләрен өлкәннәргә Кайбыч район башлыгы Альберт Рахматуллин һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов җиткерде. Сәхнәдә Казан шәһәреннән килгән "Салават" җыр театры артистлары һәм Кайбыч районы үзешчәннәре чыгыш ясады. Мәзәк сүз, җыр-моң, күңелле биюләр белән авыл җирлекләреннән матур итеп җыелып килгән абый-апаларның күңелен күрде алар.