ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бу елның 9 октябрендә ЗАГС бүлегендә пенсиягә китүче өлкән секретарьлар белән кабат очрашу үткәрелде. Җылы эчтәлекле очрашу барышында өлкән апалар үзләренең кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр, эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Соңыннан концерт номерларын карап, чәйләр эчтеләр. Истәлеккә диеп фотога төштеләр. Тагын шулай очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калып, өйләренә таралыштылар.

2018 елның 9 октябрендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәк балалар тууы теркәлде. Язмыш Хәйдәровлар гаиләсенә икеләтә сюрприз ясады. Бер үк вакытта ике улы яшь гаиләдә туа. Әти-әниләр улларын Наил һәм Фаил дип атадылар.  Гаиләгә бәхет, иминлек, сәламәтлек, энергия һәм көч телибез.

Баулы шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан яңа микрорайонда фатир ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Нефтьчеләрнең 25 яшь гаиләсе төзекләндерелгән фатирлар алды.

Нияз һәм Иркә Галимовлар гаиләсе үзенең почмагы барлыкка килү белән куанды. Алар скважиналар җир асты ремонты цехында эшли, Иркә – икътисадчы, ә Нияз – мастер.

Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары, ике мөгаллимә көч сынашты: Арчаның 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Галәветдинова һәм Наласа мәктәбенең тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова.

Галәветдиновлар җыр-моң белән юлдаш. Гөлшат Казан кызы булса да, милли моңны үз итеп үскән. Гаиләдә ике җырчы кыз һәм биюче егет үсә.

        Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 6, 8, 9 октябрь көннәрендә бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы булып узды. Алтмыш ел бергә - бу бәхетле гаилә тормышы үрнәге түгелме? Сугыштан соңгы авыр елларда безнең якташлар цивилизацияләрнең бөтен байлыкларына ия булу түгел, барыннан да элек чын дуслык, Ватанга мәхәббәт һәм иң ихлас хисләрне югары бәяләделәр. Бу гаилә бәхете һәм юбилярларыбызның озак уртак тормыш сере дә!

         2018 елның 9 октябрендә  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә  «Түбән Кама: куллану буенча инструкция " тапшыруын төшерделәр.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

8 октябрьдә Апас районында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында традицион  шашка һәм шахматлар ярышы үткәрелде. Биредә 70 кешедән артык апаслы катнашты. Социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге һәм ветераннар Советы катнашучыларны җылы каршы алдылар, чәйләр тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә диплом-грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшыррылды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сентябрь аен туу актларының күп булуы белән сөендерәләр. Әгәр узган елның март аенда 24 бала туган булса, быел исә 32 туу акты теркәлгән. Туган 32 баланың  - 16-сы кыз бала,  16-сын малайлар тәшкил итә.

Яшүсмерләргә илнең тулы хокуклы гражданннары, үсеп җитүләре турындагы төп документ-пасторт алганнан соң гына була. Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге бинасында бу йола тантаналы шартларда узды. Монда балаларга әлеге документны район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов һәм Эльвира Газизова - эчке эшләр - миграция бүлеге начальнигы тапшырдылар.

       Региональ атна рамкасында Дәүләт Думасы депутаты, “ Бердәм Россия” фракциясе члены, Дәүләт Думасының экономик политика, промышленность, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина тантаналы чарада катнашты һәм юбиляр гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Хисамбетдин Низаметдин улы һәм Лидия Зәкәри кызы Гыйбадуллиннар гаиләсе быел бергә торуның 40 еллыгын билгеләп киттеләр.  Шушы вакыт эчендә алар 8 сөйкемле бала тәрбияләп үстерделәр, ә хәзер үзләренең 8 оныкларын тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International