Азнакай яшүсмерләре төп документ-паспорт алдылар

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Яшүсмерләргә илнең тулы хокуклы гражданннары, үсеп җитүләре турындагы төп документ-пасторт алганнан соң гына була. Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге бинасында бу йола тантаналы шартларда узды. Монда балаларга әлеге документны район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов һәм Эльвира Газизова - эчке эшләр - миграция бүлеге начальнигы тапшырдылар.

- Бүген сез кулыгызда Россия гражданы паспортын тотасыз, - диде Нәҗәт Мазгутович-ул сезгә конституция хокукларын бирә, әмма сезнең алда яңа бурычлар да куя. Без сезгә Ватанга, ата-аналарга, туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәтне саклап калуыгызны, һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызны телибез!

Тантананы ЗАГС бүлегенең баш белгече Светлана Шакирова алып барды, ул Азнакай төбәгенә карата патриотик хисләр саклануын теләде.

Сәхнәгә күтәрелгән бер-бер артлы ундүртяшьлекле балалар дулкынлануларын яшермәде-аларны аңларга да була, ни дисәң дә, мондый вакыйга тормышта бер генә тапкыр була. Ә Азнакай җирле бүлекчәсе "Бердәм Россия" исемендәге партиясе паспорт өчен тышлыклар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International