Баулы нефтьчеләренең яшь гаиләләренә фатир ачкычлары тапшырылды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Баулы шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан яңа микрорайонда фатир ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Нефтьчеләрнең 25 яшь гаиләсе төзекләндерелгән фатирлар алды.

Нияз һәм Иркә Галимовлар гаиләсе үзенең почмагы барлыкка килү белән куанды. Алар скважиналар җир асты ремонты цехында эшли, Иркә – икътисадчы, ә Нияз – мастер.

– Бүген безнең өчен бик бәхетле көн. Без күптән көтелгән фатир алдык, – дип белдерде Иркә Галимова. – Безнең дус йортыбыз, яхшы күршеләр булыр дип өметләнәм, өстәвенә, без барыбыз да бер-беребезне беләбез. Безнең ишегалдыбызны чисталыкта һәм тәртиптә тотачакбыз.

Өч катлы яңа йортта өч подъезд, ул индивидуаль җылыту казаннары, энергия ресурсларын автоматик исәпкә алу системасы белән җиһазландырылган. Шулай ук йорт интернет, IP-телефония һәм IP-телевидение челтәрләренә тоташтырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International