Региональ атна рамкасында Дәүләт Думасы депутаты, “ Бердәм Россия” фракциясе члены, Дәүләт Думасының экономик политика, промышленность, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина тантаналы чарада катнашты һәм юбиляр гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Хисамбетдин Низаметдин улы һәм Лидия Зәкәри кызы Гыйбадуллиннар гаиләсе быел бергә торуның 40 еллыгын билгеләп киттеләр. Шушы вакыт эчендә алар 8 сөйкемле бала тәрбияләп үстерделәр, ә хәзер үзләренең 8 оныкларын тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр.
Рәсим Гомәр улы һәм Галия Сәетгали кызы Замалиевлар гаиләсененң быел рубин туйлары. 40 еллык гаилә тормышында алар 4 кыз үстерделәр, бүгенге көндә 4 оныклары бар.
Әгерҗе районы Сарсак-Омга авылыннан Валерий Николаевич һәм Нина Ивановна Савельевлар гаиләсе 40 ел дәвамында дус һәм тату, үрнәк гаилә булып яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр, 5 оныкларын карауда зур булышлык күрсәтәләр.