Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары, ике мөгаллимә көч сынашты: Арчаның 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Галәветдинова һәм Наласа мәктәбенең тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова.
Галәветдиновлар җыр-моң белән юлдаш. Гөлшат Казан кызы булса да, милли моңны үз итеп үскән. Гаиләдә ике җырчы кыз һәм биюче егет үсә.
Айгөл — төп йорт килене. Механизатор Илгизәр белән укытучы Айгөл 21 ел инде гаилә учагын, гореф-гадәтләрен саклап, балаларына үрнәк булып яши.
Катнашучылар һәм аларның гаиләләре берничә номинациядә җиңү яулады һәм истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнде.