Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 445 азнакайны теркәде

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Закиров гаиләсендә туган тагын бер 445 азнакайны теркәде. Яңа туган сабыйның әти-әнисе Алмаз белән Лия улын Салават дип атадылар.  Азнакай районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә алар аның беренче документын Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кулыннан алдылар. Тантананы алып баручы-бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана, Салават сәламәт, акыллы, максатка омтылучан, шәфкатьле булып үсүен һәм кешеләр өчен үрнәк булуын теләде. Котлауларга туганнары һәм якыннары, шулай ук эш буенча хезмәттәшләр дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International