2018 елның 12 октябрь көнендә “Милосердие” социаль центрында 25 еллык юбилейга багышланган тантана узды.
Бәйрәмдә озак еллар дәвамында «Милосердие» үзәге белән уңышлы хезмәттәшлек итүче оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова үзәк коллективына һәм җитәкчесе Ләйлә Җәүдәт кызы Әхмәдишинага югары профессиональлек, ирешкән уңышлары, кешелек сыйфатлары һәм зур тормыш стажы булган парлар белән уртак чаралар оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.